ИГЪТИБАР, КОНКУРС! "Мин әни булдым!"
Хөрмәтле дуслар! Тиздән иң якты, матур бәйрәмнең берсе-Әниләр көне якынлаша. Бу бәйрәм барыбыз өчен да бик кадерле. Газиз баласын тугыз ай буе йөрәк астында йөртеп, мең газаплар белән дөньяга китергән, авызыннан өзеп ризык каптырган, җил-яңгырдан саклап үстергән изге затларыбыз алдында без мәңге бурычлы. Ничә яшьтә булуыбызга да карамастан, әниләребез өчен без һаман да бала.